На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанның барлык муниципалитетлары җылылык бирү сезонын башларга әзер

Татарстанның барлык 45 муниципаль берәмлегендә дә җылылык бирү сезонын башлау турында карар кабул ителде. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Төбәкнең барлык муниципалитетлары белән видео-конференц-элемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Чарада шулай ук республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Докладчы хәбәр иткәнчә, республиканың социаль-мәдәни объектлары җылылык бирү сезонына 100 процентка әзер. Барлык объектларга һәм торак йортларга җылылык бирү буенча актив эш оештырылган. Бүгенге көндә, 27 сентябрьдә, 14 096 объектта җылылык бирелгән. Бу барлык объектларның гомуми санының 49 процентын тәшкил итә.

Муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләренә җылылык бирү сезонына әзерләнү һәм җылылык бирә башлау мәсьәләләрен шәхси контрольдә тотарга кирәк, диде профильле министрлык җитәкчесе.

Тапшырылган мәгълүматларның дөреслеген раслау өчен ТР Төзелеш министрлыгы социаль объектларның әзерлек актларын соратып алу һәм анализлау юлы белән әзерлекнең факттагы дәрәҗәсен өстәмә тикшерүне оештырды, дип билгеләп үтте Айзатуллин.

Бүгенге көнгә 13 муниципалитет әзерлек актларын тапшырмаган. Әлеге актлар әзерлек чаралары төгәлләнү турында сөйли, әмма әзерлекнең сыйфатына соңгы бәяне җылылык бирү сезоны башлангач биреп булачак, дип аңлатты министр.

Төбәктә торак йортларның әзерлек паспортлары күрсәткече уртача 99 процент дип бәяләнә. Шул ук вакытта кайбер муниципалитетлар әзерлек паспортын тапшыру эшен төгәлләмәгән. Бу Аксубай, Бөгелмә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Чистай районнары һәм Казан шәһәре.

Татарстанның калган 39 муниципалитеты таләпне үтәгән.

Алексей Песошин җылылык бирү сезонын башлауга кагылышлы барлык мәсьәләләрне контрольдә тотарга кушты, дип билгеләп үтте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх