Бүген Чувашиянең Цивильск округы Конар бистәсе янындагы нефть суырту станциясенә Украина пилотсыз очкычы һөҗүм иткән. Бу хакта республика башлыгы Олег Николаев телеграм-каналында хәбәр итә.
«Кешеләргә куркыныч янамый, зыян күрүчеләр юк. Объектка бераз зыян килде, аның эше туктатылды», - диде ул.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү системасы көчәйтелгән режимда эшли.
Ситуация тулысынча контрольгә алынды, төбәкнең һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә, дип ышандырды Николаев.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии