
Казан агросәнәгать паркында чираттагы көзге ярминкә үткәрелде. «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе дистәләгән районнарның мәгариф оешмаларын, авыл уңганнарын һәм мәдәният хезмәткәрләрен берләштерде. ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистлар белән сөйләшкәндә, мәгариф оешмалары катнашлыгында узучы ярминкәнең әһәмиятен ассызыклады.
«Бездә традиция буенча республиканың төрле почмакларында, шәһәр-районнарында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Менә бүген дә биредә шундый ярминкә. Монда яшь уңган осталар үстергән, ясаган әйберләр тәкъдим ителде. Мин күптән түгел Кукмара районында үткән шундый ук ярминәдә булып кайттым. Анда да мәктәпләр оештырган иде, укучы балалар үзләре үстергән яшелчә-җимеш, үзләре җитештергән товарлар хакында тәфсилләп сөйләделәр. Мин бу алымны бик яхшы дип саныйм. Яшьтән үк балалар табынга нәрсә кайдан килгәнен, ничек үстерелгәнен белеп үсәргә тиеш. Бөтенегезгә рәхмәт, бик шәп ярминкә», – дип билгеләп үтте министр.

Җәббаров ярминкәнең чын бәйрәмгә әйләнүен белдерде. Шуннан соң ул мәктәпләр, урта һөнәри уку йортлары һәм вузлар заманча культуралар да үстереп карауларын әйтте.

«Ел саен әлеге ярминкә оештырылып килә. Елдан-ел ул тагы да яхшырак һәм матурырак! Сыйфат ягы да әйбәт. Ассортимент та киңәйгәннән-киңәюгә таба. Коллегалар майлы җитенгә кадәр үстерәләр һәм аны кая сатарга микән, дип уйлап торалар. Әлеге ярминкә-күргәзмәнең дәрәҗәсе арта бара. Безне ничек тәрбияләгәннәр, нәкъ шулай хезмәт белән хәзерге көн бала-чагасын да тәрбияләүләренә мәгариф системасына рәхмәт ирештерәбез. Сәүдә нокталарында шулай муниципаль районнарыбыз алып килгән ит һәм сөт товарларын, шикәр һәм онны сатып алу мөмкин.
Бәйрәм котлы булсын», – диде ул.
Сөтне 4 цистерна белән 500 литр күләмендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре китергән.

- Ярминкәдә сату-алуның гомуми күләме 6,8 миллион сумнан артып киткән. Татарстанда 13 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан эшли башлаган иде. Аларны уздыру өчен Казанда – 14, Чаллыда, Яшел Үзәндә һәм Түбән Камада – 2шәр, Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә 1 мәйданчык оештырылды. Беренче тапкыр ярминнкәләр «Салават күпере — 2» территориясендә, Казан шәһәренең Әлфия Авзалова урамы, 15нче йорт адресы буенча да узды. Ярминкәләрне үткәрү 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии