Татарстан иң арзанлы бензин булган Россия төбәкләре рейтингында өченче урын яулаган. 2025 елның август ае нәтиҗәләре нигезендә, республикада ягулыкның уртача куллану бәясе бер литры өчен 58 сум тәшкил иткән. Бу «ПромРейтинг» агентлыгы аналитикасыннан билгеле булды.
Әлеге рейтингта беренче урынны Курган өлкәсе (57,56 сум) алды, ә икенче урынны Омск өлкәсе (57,78) яулаган.
Бензин бәясе түбән булган төбәкләр бишегенә шулай ук Алтай крае (58,59) һәм Чиләбе өлкәсе (58,74) кергән.
Рейтингның 6-10 урыннарында Кемерово (58,91), Томск (59,31), Иваново (59,39), Ульяновск (59,43) һәм Оренбург (59,66) өлкәләре урнашкан.
Иң кыйммәтле ягулык булган төбәкләр унлыгына исә Саха Республикасы (75,81), Чукотка автономияле округы (75,59), Камчатка крае (74,77), Сахалин өлкәсе (74,34), Севастополь (70,98), Магадан өлкәсе (70,44), Кырым Республикасы (69,98), Дагыстан Республикасы (69,65), Приморье өлкәсе (68,65) һәм Байкал Аръягы крае (68,03) кергән.
Россиядә 2025 елның августында бензин бер литры өчен уртача 62,18 сум торган. Ягулыкның конкрет маркаларын карасак, АИ-92 бер литры өчен 58,93 сум, АИ-95 64,32 сум, ә АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалар 84,81 сум тәшкил иткән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии