На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан өчен Кытай белән диалог өстенлекле булып тора

Казанда Кытай Халык Республикасы оешуга 76 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы депутатлары һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активы исеменнән Кытай халкын бәйрәм белән котлады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Сян Бога котлау телеграммасы юлланды. Аның текстын ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов укыды.

«1949 елда сайланган Кытай спецификасы белән социализм төзү юлы сезнең бөек дәүләтегезнең меңьеллык тарихында яңа битне ачып җибәрде, – дип ассызыклаган Фәрит Мөхәммәтшин. – Бүгенге көндә Кытайда яшәүчеләрнең горурланыр нәрсәләре бар: икътисадта һәм социаль өлкәдә моңарчы күрелмәгән үзгәрешләр, зур инфраструктура проектлары, меңьеллык традицияләргә һәм уникаль мәдәнияткә таянып, тынычлык һәм иминлекне ныгытуның глобаль инициативалары Кытай Халык Республикасын XXI гасырның лидеры итте».

Татарстан парламенты җитәкчесе Кытай белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстан өчен Кытай белән диалог туры элемтәләр кысаларында да, «халык дипломатиясе» күзлегеннән караганда да өстенлекле булып тора, дип ассызыклады ул.

Мөхәммәтшин эшлекле һәм сәяси элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар юнәлтте: «Татарстанның Кытай партнерлары белән хезмәттәшлегенә даими рәвештә югары дәрәҗәдәге делегацияләр белән үзара алмашу, профильле уртак эшче төркемнәрдә һәм дискуссия мәйданчыкларында актив катнашу яңа импульс бирә.

Безнең республикада уздырыла торган РОСТКИ эшлекле форумы абруй казана. Россия һәм Кытайның әйдәп баручы сәяси көчләренең нәтиҗәле диалогы үз өлешен кертә».

Чараны Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консуллыгы оештырды. Фәрит Мөхәммәтшин консуллыкның актив эшчәнлеге Кытай белән Татарстан арасындагы элемтәләрне алга таба да һәрьяклап үстерергә ярдәм итәчәк, дигән ышаныч белдерде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх