На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Сабага теннис ярышларына Кытайдан һәм Ираннан да спортчылар килгән

«Саба-Арена» спорт комплексында РСФСРның, ТАССРның атказанган урманчысы, «Почет билгесе» һәм «Октябрь революциясе орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә халыкара ярышлар, 2010 елда туган һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXII ачык шәхси-команда республика ярышлары ачылды.

Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза.

Быелгы турнирга Россия шәһәрләреннән, Белоруссиядән, Ираннан, Кытайдан,Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Татарстан Республикасы районнарыннан 250дән артык тениисчы килде.

Ачылыш тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.

Әмир Хәмитов терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган теннисчы спортчылар Екатерина Ищенкога һәм Сафина Файзетдиновага спорт остасы таныклыклары тапшырды. Хәлил Шәйхетдинов «Саба-Арена» спорт мәктәбе директоры Артур Баһмановны «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» Мактау билгесе белән бүләкләде, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх