Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә мәгърифәтче галим Каюм Насыйриның тууына 200 тулуга багышланган әдәби сәгать үтте. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Китапханәчеләр укучыларны XIX гасырның күренекле татар галиме — этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.
Укучыларга Насыйриның ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруы хакында мәгълумат җиткерелде.«Чарада катнашучылар Каюм Насыйриның „Китаб-Әт-Тәрбия» китабыннан акыллы үгет-нәсихәтләрне тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, әдипнең мәсәлләрен укыдылар. Чарада шулай ук укучылар галимнең „Әбүгалисина» әсәре буенча фикер алышты һәм әдипнең иҗаты һәм тормыш юлына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар», – дип сөйләгән китапханәче Венера Галимова.
Свежие комментарии