Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин махсус хәрби операция ветераннары белән очрашты һәм аларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Ул геройлар белән җылы шартларда аралашты һәм тыл ярдәмендә үзендә рухи көч тапкан бер хәрбинең тарихы белән уртаклашты. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.
«Солдат сүзләренчә, алгы сызыкта көч калмаган вакытта, ул кинәт күкрәгендәге кәгазьне сизеп алган. Кесәдә өченче сыйныф укучысының хаты булган. Хаталар белән булса да, хат шулкадәр илһамландырган аны, рухи көч өстәгән. Хәзерге вакытта бергә булу бик мөһим», - дип сөйләде район башлыгы.
Район башлыгы күптән түгел – 2024 елның декабрендә демобилизацияләнгән Йосыпов Иван Ринатовичта кунакта булды. Ул разведка ротасында отделение командиры булып хезмәт итә.
Шулай ук ул Жуков Юрий Александровичка да барды – ул хәрби бурычын миномет батареясында өлкән радио-телефонист буларак үтәгән. 2024 елның сентябрендә демобилизацияләнгән.
82нче шторм ротасының ут ярдәме бүлегендә шофер-укчы булып хезмәт иткән Галиев Равил Таһир улын да бәйрәм белән котладылар. Аны 2023 елның ноябрендә демобилизацияләгәннәр.
«Бүген махсус хәрби операция зонасында яраланган егетләр янында булдык. Без аларның күзләрендә элеккечә дәрт һәм энергия күрәбез. Ватанны саклаучылар елы булудан файдаланып, безгә яшь буынга илебезгә карата мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек турында сөйләү бик мөһим. Яраткан әйберләрне, кешеләрне якларга кирәк. Бөек Ватан сугышында хәрби бурычларын үтәгән бабаларыбызның батырлыкларын искә алуыбыз бик мөһим.
Бу көнне Ватанны саклаучыларны һәм Ватанга хезмәт итүчеләрне – полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм медицина хезмәткәрләрен котлыйсым килә. Мин барыгызга да тынычлык, бәхет һәм җиңү телим», – диде Рамил Муллин.
Свежие комментарии