Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында авыл халкының 55 нче юбилей спартакиадасы узды. Анда төрле дисциплиналарда үз көчләрен һәм осталыкларын күрсәтү өчен барлык авыл җирлекләреннән җыелдылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Спартакиада программасында аркан тартышу, шахмат, армрестлинг, гер күтәрү, ГТО нормативларын тапшыру бар иде.
Авыл җирлекләре башлыклары пневматик винтовкадан атты.
Спортчылар җиңүгә һәм үзләренең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтергә әзер иде.
Свежие комментарии