На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Чаллыда машина таныклыгы ясап бирергә вәгъдә итүчене кулга алганнар

Чаллыда беркайда эшләмәүче 27 яшьлек ир-атны кулга алдылар. Ул мошенниклыкта гаепләнә. Үзен ГАИ инспекторы дип таныштырып, Тукай районында яшәүче 42 яшьлек ир-атка машина таныклыгы ясап бирергә вәгъдә итә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Категориягә карап, ул 15 меңнән 80 мең сумга кадәр акча сорый. Документны 2 айда эшләп бирергә сүз бирә.

Клиентлар тапса, ташлама ясаячагын әйтә. Ир-ат исә һәр тапкан кешедән 10 мең сум ташлама ясавына өметләнеп, ел дәвамында аңа 10га якын клиент табып бирә. Алар арасында чит ил кешеләре дә бар. Әмма берсе дә таныклык ала алмый. «Инспектор» вакытны суза.

Клиентлар арасында берсе генә таләпчән булып чыга. Таныклыкны тизрәк ясавын, я булмаса, акчаны кире кайтаруны таләп итә. Ахыр чиктә ул полициягә гариза яза. Ялганчы эзенә тиз чыгалар. Ул гаебен танып, сумманың бер өлешен - 300 мең сумнан артык акчаны кире кайтара.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Оста телле «инспектор»га 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Ссылка на первоисточник
наверх