На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Татьяна Гусева
    Когда-то во втором классе я в Темиртау изучала казахский язык. Который больше, чем наполовину состоит из русских букв...Әлмәттә сугыш вет...
  • Сергей Карабухин
    Ванга: – «Все растает, словно лед, и только одно останется нетронутым – слава Владимира, слава России. Слишком много ...Бурденко госпитал...
  • олег донсков
    Что-то новенькое появилось -по-татарски стали обьясяться? Понятно. а мы по-русски. Вот и федерация у нас.Милли Шура рәисе ...

Гөлназ Җиһангирова: Анталиядәге милләттәшләребез өчен айга бер татар киносы күрсәтеләчәк

Төркиянең Анталия шәһәрендә айга бер тапкыр татар киносы күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова сөйләде.

«Алдагы елда Анталиядә яшәүче милләттәшләребез өчен һәр айның соңгы шимбәсендә татар киносы күрсәтеләчәк. Октябрь аенда «Ибн Фадлан» иде.

30 ноябрьдә, «Татарстан мәдәният җәмгыяте» һәм «Татаркино» оешмасының уртак проекты кысаларында, Татарстан һәм Казахстанның тәүге уртак иҗат җимеше – «Тарлан» киносы күрсәтелде. Декабрьдә тамашачылар хозурына «Сөмбел» чыгачак», - диде Гөлназ Җиһангирова..

Аның сүзләренчә, «Ибн Фадлан» фильмы «Татарстан мәдәният җәмгыяте» тырышлыгы белән ачылган милли китапханәнең конференция залында күрсәтелгән булса, «Тарлан» тагын да киңрәк мәйданга чыккан. Кино карарга 50дән артык кеше теләк белдерүгә, Анталия Мэриясеннән шәһәрнең үзәгендә, тарихи урында урнашкан Караалиоглу паркының Бүлент Әҗәвит исемендәге мәдәният үзәгенең кинозалын сораганнарын әйтте.

«Керү, әлбәттә, бушлай, әмма чакырулар нигезендә планлаштырылды. Кино кичәсенә килергә теләүчеләр телефоннан теркәлеп, җәмгыятебезнең «яшь көче», минем «уң кулым» - студент кызыбыз Амани Гыйльманова өч телдә ясаган матур чакыру алдылар», - диде «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

Гөлназ Җиһангирова «Тарлан»ның халыкара проект булуын искәртте. «Русча дубляжы һәм субтитрлары булу сәбәпле, Анталиядә яшәүче рус телен белгән кешеләрне бер аланга җыярга мөмкинлек туды. Безнең җәмгыять башка төрки һәм рус оешмалары белән тыгыз багланышта яши. Уртак проектлар, концерт, фестивальләрдә катнашабыз, шуңа күрә әлеге кино кичәсенә, беренче чиратта, Казахстан диаспорасы, шулай ук кыргыз, азәрбайҗан, төрекмән, уйгур, ахыска төрекләре, Анталиядә Россия җәмгыятьләренең җитәкчеләре чакырылды. Татарстаныбызның бу гүзәл хезмәтен күрсеннәр, соклансыннар дидек», - дип уртаклаша милләттәшебез.

Ул кунаклар арасында Анталиядәге Россия җәмгыятьләренең координаторы Мария Головина, «Рус православие динендәгеләр җәмгыяте» җитәкчесе Оксана Алыкан, «Казахстанның эшмәкәрләр җәмгыяте» җитәкчесе Динарамуна Улуш, «Ахыска төрекләр җәмгыяте» җитәкчесе Рамиз Атакан, «Анталия уйгурлары җәмгыяте» җитәкчесе Ярмөхәммәт Тохтиев, «Бөек Азия җәмгыяте» җитәкчесе Рөстәм Базаров, «Ирак төрекмәннәре» һәм «Хатайлылар җәмгыяте» җитәкчесе Кенан Хикмәт Йөзгатлы һәм башка төрки диаспоралардан вәкилләрне санап узды

«Тарлан» һичкемне битараф калдырмады. Залда фильм бетүгә елап утыручылар әз түгел иде. Кичәнең иң кадерле өлеше фильм турында сөйләшү, анализлау, фикер алышу булды», - диде «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе.

«Без, чит илдә яшәүче милләттәшләре өчен, кинокичәләр уздыруның уникаль мөмкинлеген тудырганнары өчен, беренче чиратта, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, аның ярдәмчесе Фаина Егорова, әлеге һәм барлык фильмнарны төшерүчеләргә, актёрларга, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеевага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез», - дип әйтте Гөлназ Җиһангирова.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх