На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Си Цзиньпин: БРИКС илләре тирән тарихларны һәм искиткеч мәдәниятләрне берләштерә

БРИКС илләре тирән тарихларны һәм искиткеч мәдәниятләрне берләштерә, БРИКСНның мәдәни-гуманитар көн тәртибен алга җибәрү төрле цивилизацияләрнең гармониядә яшәве өчен кирәк, дип белдерде Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышында.

«БРИКС илләре тирән тарихларны һәм искиткеч мәдәниятләрне берләштерә.

Без төрле цивилизацияләрнең инклюзив яшәешен актив рәвештә хупларга тиеш, дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча фикер алышуны һәм тәҗрибә уртаклашуны даими тирәнәйтү өстендә эш алып бару мөһим. БРИКСның мәгариф, спорт, сәнгать һәм башка юнәлешләре буенча хезмәттәшлек потенциалын эзлекле рәвештә ачарга кирәк», – дип белдерде Кытай лидеры.

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх