На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Светлана Павлова
    Какой занятный язык, надо еще на китайском напечатать.«Бу безнең гаилән...
  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...

CалаваTikлар милли бәйрәм – Сабантуй турында җыр чыгарды

Бүген интернетта «СалаваTik»ларның «Әйдә, киттек, Сабантуйга!» җырының видеосы чыкты. Җырның сүзләрен танылган шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗат иткән, көен композитор, виртуоз-баянчы Рамил Курамшин язган.

«Июнь ае балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә көтеп алынган бәйрәм ае.

Нәкъ июньдә халкыбыз яраткан милли бәйрәм – Сабантуйны билгеләп үтә. Сабантуйга багышлап беренче җыр гына чыгаруыбыз түгел. Моннан ике ел элек Руслан Чернов сүзләренә, Лилия Муллагалиева көенә язылган «Сабантуй» җырының видеосы чыккан иде. Ул 112 мең карау җыеп өлгерде», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Быел видеода милли уеннарга өстенлек биреп, аларга басым ясарга тырышканнар. «Ул уеннарны балалар аеруча ярата бит. Җыр күңелле, шул ук вакытта мәгънәле килеп чыкты. Тамашачыларыбыз да үз итәр дип ышанабыз» – ди Зилә Фәйзуллина.

«СалаваTik» мәктәбе укучылары чыгарылыш кичәсеннән соң, җәйге каникулларга китсә дә, төркем артистлары тулы куәттә эшли. Оештыручылар нияте буенча, җәй айларында нәни артистлар концертлар белән чыгышлар ясаячак.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх