На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Борис Сторублевцев
    а перевод будет???Илгиз Халиков Тел...
  • Юрий Ded
    Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...

Радик Абдрахманов: Исеме «Туган авылым»да кушылган бала өстенлекләргә ия була

«Туган авылым» милли комплексы «Гөлчәчәктә кунакта» дип аталган яңа проект башлый. «Гөлчәчәк» дип аталган яңа бүлмәдә гаиләне теркәү тантанасын, балага исем кушу йоласын үткәрергә була. Бүлмә интерактив музей һәм остаханәләр өчен мәйдан да булып тора.

Милли комплексны оештыручы Радик Абдрахманов сүзләренчә, исем кушу һәм никах теркәү ЗАГС белән килешенгән һәм барысы да рәсми рәвештә уза.

«Интерактив киңлектә без кунакларга үзебезнең мәдәниятне, аш-суны күрсәтәбез, милли ризыкларны пешерү буенча остаханәләр үткәрәбез. Бу мәйданда балага исем кушу мөмкинлеге бар. Без ЗАГС белән килештек. Балага туу турында таныклык һәм «Туган батыр таныклыгы» биреләчәк. Бала «Туган авылым»да яшәүче булып санала һәм өстенлекләргә ия була», – дип аңлатты ул.

Өстенлекләргә килгәндә, гаиләгә ел саен «Туган авылым» комплексындагы хезмәтләрне куллануга сертификат биреләчәк. «Безнең спорт мәктәпләре, иҗат юнәлеше бар. Бу өлкәләрдә белем алуны, түгәрәкләрне без үзебезнең өскә алабыз. Ул безнең хисапка булачак. Балалар бик күп булса, без бизнес вәкилләрен һәм хезмәттәшләрне җәлеп итәчәкбез. Шулай итеп, «Туган батырлар» берлеге барлыкка киләчәк. Без балаларга дөрес кыйммәтләр салырга тырышабыз, – дип аңлатты ул.

Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Студеникина сүзләренчә, башка шәһәрләрдә яшәүче татарларда милли мохитта гаиләне теркәү ихтыяҗы булган. «Узган елда башка шәһәрләрдә яшәүче татарлардан Казанда милли мохиттә гаиләне теркәү ихтыяҗы зур булды. Без никах теркәүне кайда үткәрергә белмәдек һәм «Туган авылым» комплексына мөрәҗәгать иттек. Шәһәр җитәкчелеге рөхсәт бирде», - диде ул.

Проект җитәкчесе Фәридә Бибарсова сүзләренчә, бу киңлеккә хатын-кыз исеме бирелүнең аерым мәгънәсе бар. Гөлчәчәк – «Туган батыр» әкиятендәге герой. «Бу – хатын-кыз энергиясе. Хатын-кыз –хуҗабикә», - диде ул.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова «Татар кызы» проектында катнашучылар өчен остаханәләр бу мәйданда узачагын әйтте. «Хатын-кызлар өчен бик рәхәт урын. Озакламый «Татар кызы» башлана. Барлык өйрәтү дәресләрен август аенда биредә үткәрергә җыенабыз. Монда 60 кеше белән шөгыльләнеп була. Монда керүгә татар өенең рухын тоябыз», – диде ул.

«Гөлчәчәк» залында бүген журналистлар өчен гөбәдия пешерү буенча остаханә дә үткәрелде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх