На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Ульяновск Ислам мәдәният үзәгендә татар балалары өчен ифтар ашы үткәрелде

Ульяновскиның Засвияжье районы Ислам мәдәният үзәгендә татар балалары өчен ифтар ашы үткәрелде. Мәҗлескә якшәмбе мәктәбенә – татар теле курсларына йөрүче балалар чакырылган. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Башларына түбәтәй кигән малайлар һәм яулык бәйләгән кызлар әти-әниләре, әби-бабалары белән бергә билгеләнгән вакытка мәхәлләгә җыелдылар.

Балаларны укытучылары Рузия Хәлимова ачык йөз белән каршы алды һәм мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Аннары идәнгә рәт-рәт тезелешеп утырган малайлар һәм кызлар татар теле дәресләрендә өйрәнгәннәре буенча әти-әниләре алдында имтихан тоттылар, дини темага викторинада актив катнаштылар.

Мәхәлләнең имам-хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Рамазан ае, ураза тоту кагыйдәләре турында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләде. «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов ана теле дәресләренә йөрүче балаларга, ата аналарына соклануын белдерде, мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде .Өлкәннәр белән бергә авыз ачканнан соң, балаларны хәләл ризыклардан әзерләнгән ифтар мәҗлесе көтә иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх