Татарстанда март азагында, шулай ук апрельдә һәм майда уңай уртача айлык температура аномалиясе сакланачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Татарстанда уңай уртача айлык температура аномалиясе 2024 елның июненнән бирле үк күзәтелә. Процесслар һәм климатик вазгыять салкынга, тискәре аномалиягә күчә алмый.
Озак вакытлы якынча фаразлар нигезендә, уңай температура өстенлек итү тенденциясе март аенда ачык күзәтелә һәм Казанда 5 градуска кадәр җитә», - дип билгеләде ул.Синоптик мәгълүматларына караганда, март азагы һәм апрель башы бик җылы була. Апрельдә һәм майда шулай ук уңай температура аномалиясе саклана.
«Әмма аның зурлыгы инде ул кадәр югары булмый – климатик нормадан 5-6 градуска ук түгел, ә 1,5-3 градуска югарырак була», - дип билгеләп үтте Шувалов.
Свежие комментарии