На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Түбән Камада «Мин татарча укыйм» муниципаль конкурсы җиңүчеләре ачыкланды

Түбән Камада «Мин татарча укыйм» муниципаль конкурсын үткәрү күркәм традициягә әверелде. Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә быел ул инде бишенче тапкыр үткәрелде. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru​​​​​​​ сайтында Фәридә Зарипова яза.

Чараның максаты — татар теле һәм әдәбиятына битараф булмаган кешеләрне берләштерү, татар китаплары һәм әсәрләре белән кызыксыну уяту.

«Беренче турда «Кама таңнары» әдәби иҗат берләшмәсе язучыларының әсәрләрен укыдылар. Икенче турда проза, ә өченчедә — драматургия», — дип аңлатты Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова.

Быел конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Конкурсантларның бурычы — татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләреннән өзекне кычкырып уку. Әзерләнергә вакыт бирелми, шуңа күрә күп укыганлык зур роль уйный.

Жюри уку техникасын, сөйләмнең төгәллеген һәм, әлбәттә, артистлыкны бәяләде. Конкурста барлыгы 40ка якын кеше катнашты.

Җиңүчеләрне ике яшь төркемендә билгеләделәр — 20 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк. Нәтиҗәдә иң яхшы сигез укучы ачыкланды. Җиңүчеләргә һәм призерларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән дипломнар, сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.

Ссылка на первоисточник
наверх