На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Питрәчтә Рафаэль Сафиуллин истәлегенә милли көрәш буенча турнир узды

Питрәчтә «Мишә» универсаль спорт залында Татарстанның атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә багышлап, көрәш буенча XXV ачык турнир узды. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

Ярышларда 10 командадан 50дән артык көрәшче катнашты, алар биш авырлык категориясендә көч сынаштылар.

Турнир җиңүчеләре:

65 кг кадәр: Ислам Тимергалиев (Күн); 75 кг га кадәр: Данил Салихҗанов («Ак Барс-Питрәч»); 90 кг га кадәр: Шаһзодбәк Исраилов («Ак Барс-Питрәч»; 100 кг га кадәр: Рүзәл Баһиров (Казан); 100 килограммнан артык: Сергей Постаромов (Янсуар).

Гомумкоманда зачеты:

1 урын - «Ак Барс-Питрәч»;

2 урын - «Күн»;

3 урын - «Шәле»;

Җиңүчеләргә иганәчеләр һәм Рафаэль Сафиуллинның дусларыннан призлар тапшырылды.

Турнир чемпионнарына шәхси бүләкләрне спортчының хатыны Венера Сафиуллина тапшырды, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх