На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Evgenija Palette
Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
• Владимир Константинович
Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
• Evgenija Palette
И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

«Татмедиа»да «Татарча мем» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

1 апрельдә «Миллиард.Татар» басмасы «Татарча мем» бөтенроссия график сурәтләр һәм видеороликлар бәйгесен игълан иткән иде. Бүген җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.

Бәйге Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Ялкын» һәм «Чаян» журналлары, «Интертат» электрон газетасы белән берлектә, «Сабыйлар» балалар үзәге ярдәме белән уздырылды.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйгегә 70тән артык катнашучыдан 40тан артык эш килгән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов сүзләренчә, мемнар мәдәниятнең бер өлешен тәшкил итә. «Без белгечләр, галимнәр белән саллы интервьюлар эшлибез. Бик җиңел тоелса да, эшләве тагын да авыррак булган формат бар икән, бу – юмор. Халыкта юмор традициясе бар. Мәсәлән, «Чаян» журналы 100 елдан артык чыгып килә. Мемнар соңгы 10 елда популяр булып китте. Аларның мәдәниятнең бер өлеше булуын исәпкә алмыйча булмый. Бу бәйге аша төрлечә шаярта белүебез күренә. Бу яктан бәйге узу бик әйбәт булды дип саныйм», – диде ул.

«Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов татарча юмордагы үзгәрешләр турында әйтте.

«Татарга барысы да соңрак килә. Социаль челтәрләр барлыкка килгәндә дә массакүләм рәвештә куллануга акрын килдек. Соңгы елларда юмор үзгәрде. Элегрәк сәхнәдән Зөлфәт Хәкимнең озын юморескаларын укыйлар иде.
Бу эшнең үз осталары бар иде, ул үзе бер жанр. Мәсәлән, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров чыга иде. Кешеләр җыелса, мәзәк сөйләү бар иде. Мемнар татарда массакүләм булсын өчен без дә бәйгене хупладык. Татарда мем юк түгел, әмма максат күбрәк кешене катнаштыру иде», – диде ул.

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин яшьләр өчен мемнарның актуальлеген ассызыклады.

«Бүгенге заманда мемнар иң актуль, отышлы, кулай формат икәнен беләбез. Яшьләргә ул бигрәк тә якын. Үсмерләр, яшьләр мемнарны алга куя. Мемнар ярдәмендә төрле вакыйга, чараларны күрсәтәләр, пабликларны карыйлар. Эшләргә килгәндә, яхшырак, матуррак, эксклюзиврак булган мемнар күбрәк булса, күңеллерәк булыр иде. Күбесе русча яки башка телдә чыккан мемнарны кабатлауга кайтып кала. Бу бераз кәефне төшерде. Дөньякүләм трендлар татарларга яраклаштырылса иде», – диде ул.

«Че гуглит татар кызы» юмор паблигы авторы Динара Зиннәтова мемнарның уникальлегенә игътибар бирүен әйтте.

Минем өчен иң мөһиме уникальлек, кабатланмау иде. Рус теленнән тәрҗемә ителгән эшләр уникаль түгел. Мемнарның эволюциясе турында әйткәндә, татар юморы үзгәреш кичерә. 10 ел элек концертларда күбрәк авыл темасы булса, быел күбесе заманча татар мәдәнияте, медиа шәхесләр, шәһәр тормышы, татар халкының тарихына, татар гаиләсенә игътибар биргән. Шулай ук каламбурлар яшәп килү дә әйбәт билге. Ул яшьләрнең татар теле белән кызыксынуын күрсәтә», – диде ул.

Җиңүчеләр исемлеге:

Видеомемнар номинациясе (18 яшьтән олылар)

3 урын – Камилә Билалова

2 урын – Әмир һәм Ләйлә Умаровлар

1 урын – Алсу Хәйрулина

График рәсем номинациясе (18 яшьтән олылар):

3 урын – Рөстәм Минһаҗев

2 урын – Рияз Галиев

1 урын – Карина Әхмәтшина

График рәсем номинациясендә мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр:

3 урын – Искәндәр Зиннуров

2 урын – Айзат Гайнетдинов

1 урын – Әмир Фәрхуллин

Халык мәхәббәте номинациясендә җиңүчеләр

Кәрим Рәкыйпов (мәктәп укучысы)

Рәмзил Садретдинов

Ссылка на первоисточник
наверх