Социаль челтәрләрдә Казанның Вишневский урамында җиңел автомобиль автобус тукталышына килеп кергән дигән мәгълүмат чыкты.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше зыян күргән. Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, аларның хәле уртача, ике кешегә госпитализация кирәк булмаган.
Авария урынына дүрт ашыгыч ярдәм бригадасы һәм ике катастрофалар медицинасы бригадасы килгән.
Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли, юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.
Свежие комментарии