Казанда «Татар утары» ресторанында «Татар милли киеме көне» узды.
Чараның максаты – хәзерге заманда милли кием стилен саклау һәм популярлаштыру. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татарның милли киемен популярлаштыруга юнәлтелгән чараларның күптән кирәк булуын әйтте.
«Бу – бик яхшы башлангыч.
Мондый чараны күптән кертергә кирәк иде, чөнки бер аятьтә Аллаһы Тәгалә: «Әй адәм балалары, гаурәтләрегезне каплар һәм үзегезне матурайтыр өчен, мин сезгә кием җибәрдем, ләкин тәкъвалык киеме шуннан да яхшырак», – дип әйтә. «Динебезне гореф-гадәт, тел һәм милли кием саклый», – дигән бер мәшһүр сүз дә бар, аны Шиһабетдин Мәрҗани әйткән диючеләр бар. Шуңа күрә, Мәрҗани фикеренчә, милли киемне саклау ул –динне дә саклау булып тора», – диде ул.Чарага абыстайлар, татар милли киемнәре өлкәсендә белгечләр һәм дизайнерлар чакырылган иде. Алар үзләренең эшләнмәләре белән таныштырдылар һәм традицион татар костюмының заманча модага йогынтысы турында фикер алыштылар.
Очрашуны Татарстан Республикасы мөселман хатын-кызлары берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина алып барды. Ул татар костюмының традицияләре һәм заманчалыгы турында сөйләде. «Күлмәкләрегезне, итәкләрегезне, калфакларыгызны, изүләрегезне рәхәтләнеп киегез, оялмагыз. Гаурәтең япкан булып, Аллаһы Тәгаләгә якын булырсың», – дип җиткерде ул кичәгә килгән хатын-кызларга.
- Чараны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан Республикасы мөселман хатын-кызлары берлеге.
Свежие комментарии