На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Ульяновск өлкәсендә Әнвәр Расулов истәлегенә каратэ турниры булды

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Әнвәр Расулов истәлегенә» дигән язма чыкты.

Ульяновск өлкәсендә 31 нче аерым гвардияле десант-штурм бригадасының аерым сапер ротасы командиры Әнвәр Расуловны искә алдылар.

Ульяновск дәүләт аграр университеты спорт комплексында стильле каратэ буенча чемпионат һәм беренчелек узды.

Ярышларда катнашучыларны өлкә Хөкүмәте рәисе Геннадий Спирчагов сәламләде.

«Спорт сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән, кешенең шәхесен – ихтыяр көчен, җаваплылык һәм тирә-юньдәгеләрне аңлау хисен формалаштыра. Илебезнең тизләтелгән үсешен тәэмин итү өчен бүген безнең барыбыздан да реаль эш-гамәлләр таләп ителә. Әлеге турнир махус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә багышлап үткәрелә. Аларның геройлык үрнәкләре үсеш юлыннан баруыбыз турында ачык сөйли»,- диде Геннадий Спирчагов.

Ярышларда Ульяновск шәһәре, Чынлы, Чардаклы, Инза, Базарлы Сызган, Карсун, Ульяновск районнары клубларыннан 200дән артык спортчы катнашты.

 

Ссылка на первоисточник
наверх