19 мартта Республика ифтарында катнашучылар өчен Казан – Аэропорт – Казан өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнәчәк. Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан-Аэропорт юнәлешендә 7602нче поезд 15.40 сәгатьтә кузгала һәм Аэропорт станциясенә 16.00 сәгатьтә килеп җитә. Аэропорт станциясеннән 7603нче поезд 19.
54 сәгатьтә кузгала һәм Казанда 20.21 сәгатьтә була.«Поездлар тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк», – дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
XIII Республика ифтары «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза.
Свежие комментарии