Казанда Россия Герое Дамир Гыйлемханов истәлегенә бокс буенча III төбәкара турнир узачак. Ярышларны үткәрү - яшь булуына карамастан, үзен Ватанның чын герое итеп күрсәткән казанлыга карата хөрмәт билгесе. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илья Вольфсон шулай дип белдерде.
2022 елның 7 мартында Т-72б1 танкы экипажы – командир Дамир Исламов, төзәүче Дамир Гыйлемханов һәм механик-йөртүче Иван Цевун – Луганск Халык Республикасының Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендәге ныгытылган районны штурмлауда катнаша.
Аларның танкы Украина Кораллы көчләре берләшмәләренә җитди зыян сала, ут ноктасын һәм унга якын кешене юк итә.Бәрелеш вакытында Россия танкына яндыра торган катнашма ыргыталар. Машинаны дошман уты астыннан алып чыгып, экипаж янгынны сүндерә һәм сугышчан бурычны үтәргә керешә. Дошманның биш танкы белән тигезсез көрәш башлана, аның барышында аларның дүртесе юк ителә. Бишенче танк Россиянең Т-72Б1 танкын шартлата, нәтиҗәдә бөтен экипаж һәлак була.
Экипажның барлык әгъзаларына үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.
Свежие комментарии