На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Татарстанда җылы һава торышы атна азагына кадәр сакланачак

Якын көннәрдә Татарстанда җылы һәм дымлы һава торышы саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Сишәмбе, 19 ноябрьдә, төбәктә яңгыр, җепшек кар һәм сибәләп торучы яңгыр фаразлана. Төнлә һәм иртән томан һәм секундына 17 метрга кадәр тизлек белән исүче көчле җил көтелә. Термометр баганалары төнлә -1.

.+2 градус, ә көндез +1..+4 градус күрсәтә.

Киләсе көн җепшек кар һәм кардан башлана. Көндез исә атмосфера басымы арту һәм фронталь бүленеш чигенү сәбәпле явым-төшем ихтималы кими. Һава температурасы төнлә -2..+2 градус, ә көндез 0..+3 градус була.

21 ноябрьдә Республика аша узучы җылы атмосфера фронты бераз кар, җепшек кар алып килә. Көндез җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәю фаразлана. Төнлә 0..-3 градус, көндез 0..+3 градус көтелә.

Якынча, киләсе ике көндә һава торышы болытлы һәм җилле була. Яңгыр һәм җепшек кар ява. Элеккечә җылы була – көндезге температуралар +1..+4 градуска кадәр җитә.

«Явым-төшем булу һәм температура тискәре күрсәткечләргә таба түбәнәю сәбәпле юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә», - дип кисәтә синоптиклар.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх