<p>«Казан» аэропортына очып килә торган самолетлар Түбән Камага (Бигеш) һәм Самарага запас аэродромнарга җибәрелде. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.</p> <p>Мәскәү вакыты белән 8.02 сәгатьтән һава гаване авиарейсларны вакытлыча кабул итми һәм җибәрми. Чикләүләр иминлекне тәэмин итү өчен кертелде.
</p> <p>Аэропортта пассажирлар белән авиакомпанияләр вәкилләре һәм аэропорт хезмәткәрләре Федераль авиация кагыйдәләре нигезендә эшли, дип билгеләп үтелә.</p>
Свежие комментарии