На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Камил Сәмигуллин нәзарәтнең махсус хәрби операциягә күрсәткән ярдәме турында сөйләде

19 март көнне «Казан Экспо» үзәгендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX корылтае узды. Чарага республиканың барлык районнарыннан дин әһелләре җыелды. Сайлаулар нәтиҗәсендә, Татарстан мөфтие итеп, дүртенче тапкыр Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләнде.

Корылтайда ул Диния нәзарәтенең 4 еллык эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.

Иң беренче игътибарны мөфти махсус хәрби операция темасына юнәлтте. Аның сүзләренчә 2022 елда Россиядә өлешчә мобилизация башлангач ук, Диния Нәзарәте МХОга чакырылган мөселманнарга ярдәмгә ашыккан.

«Башта Казанда мобилизацияләнгән солдатларны җыюның 3 пунктында намаз бүлмәләре, шәригать консультацияләре һәм хәләл туклану оештырылды. Аннан солдатлар белән бергә Татарстан мәчетләре дә «мобилизацияләнде»: Нәзарәт, республиканың барлык мөхтәсибәтләре һәм мәчетләре ярдәме белән, Донбасска һәм фронтның алгы сызыкларына гуманитар йөкләр ташый башлады», – диде мөфти.

МХО башлангач, батырлык күрсәтеп, нәзарәттән 4 полк имамы фронтка киткән, 27 имам һәм хезмәткәр алгы сызыкларга барып солдатларның рухын күтәргән.

«Нәзарәт мөселман сугышчыларына ярдәм йөзеннән 40 комплект хәрби обмундирование алып таратты, 3 мотоцикл, 7 автомобиль тапшырды. Моннан тыш, 165 мең тираж белән кесә догалыклары, хәләл ризык, төрле элемтә приборлары, җылыткычлар илтеп торды. Барлыгы 14 гуманитар йөк хәрбиләргә җиткерелде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаганда бу эшчәнлек аеруча мөһим», – диде Камил хәзрәт.

 

Ссылка на первоисточник
наверх