Татарстанның 20дән артык районы язгы кыр эшләренә кереште. Игенчеләр көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып Буа һәм Апас районнары кереште. Бүгенгә республикада 19,3 мең гектар уҗымга һәм 6,4 мең гектарда күпьеллык үләннәргә ашлама кертелгән», - диелә хәбәрдә.
Татарстанда барысы 480 мең гектардан артык мәйданда уҗымнарны, 372 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк.
Свежие комментарии