На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Соңгы 4 елда Диния нәзарәте оештырган онлайн-мәдрәсәдә 133 мең кеше гыйлем алган

19 март көнне «Казан Экспо» үзәгендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX корылтае узды. Корылтайда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Диния нәзарәтенең 4 еллык эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады. Үзенең докладында Камил хәзрәт Татарстанда дини белем бирү турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Диния нәзарәте оештырган онлайн-мәдрәсә аеруча зур популярлык казанган.

Әлеге мәдрәсә бүгенге көндә бөтендөнья буйлап мобиль кушымта һәм сайт рәвешендә эшли.

«Үткән хисап чорында аерым игътибарны халыкта ислам нигезләре турында, гыйлем таратуга бирдек. Моның өчен Татарстанның 700 мәчете каршында 4 еллык курслар эшләде һәм Мөфтиятнең иң уңышлы проектларының берсе – онлайн-мәдрәсә дә тормышка ашырылды. Мәчет каршындагы курсларны 45 мең кеше тәмамласа, онлайн-мәдрәсәдә 133 мең кеше гыйлем алган. Онлайн-мәдрәсә мобиль кушымта һәм сайт рәвешендә эшли. Шәкертләр анда үзләре өчен уңайлы вакытта һәм урында белем ала. Шунысы кызык: укучыларның 60% – 18-44 яшьтәге кешеләр. Ягъни яшьләр», – диде Камил Сәмигуллин.

Россиядән тыш онлайн-мәдрәсә белән Казахстан, Германия, АКШ, Финляндия һәм Франциядә яшәүчеләр кулланган файдалана. Россиядә исә, Татарстаннан кала, ул аеруча Мәскәү өлкәсе, Башкортстан, Түбән Новгород, Самара өлкәләрендә популярлык казанган.

Үткән дүрт елда мөфтиятнең сигез мәдрәсәсе, Казан ислам университеты һәм Россия ислам институты 2601 белгеч әзерләп чыгарган. Ә Нәзарәтнең 25 имамы, мөгаллиме һәм белгече Болгар ислам академиясен тәмамлаган. Шуларның җидесе шәригать фәннәре докторы дәрәҗәсенә җиткән.

Бүген Татарстанда кече яшьтән үк ислам гыйлемен алу мөмкинлеге тудырылды. Шәхси гомумбелем бирүче мәктәпләр рәвешендә Казанда «Госмания», Әлмәттә «Нур» һәм Алабугада «Ихсан» мөселман мәктәпләре эшли.

«Әлеге мәктәпләрне үткән дүрт елда 185 укучы тәмамлады. Ә бүгенге көндә 277 бала укый. Шулай итеп, мөселман мәктәпләрен оештыру өчен Нәзарәтнең тәҗрибәсе тупланган дигән сүз. Казанда зур, заманча гомумбелем бирүче татар-мөселман мәктәбен тормышка ашыруда бу тәҗрибә безгә ярдәм итәчәк. Казанның православ гимназиясе, яһүди мәктәбе рәтендә, һичшиксез, мөселман мәктәбе дә булырга тиеш», – диде Камил хәзрәт.

 

Ссылка на первоисточник
наверх