На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Ульяновскида «Татар кызы» төбәк бәйгесенең интеллектуаль этабы узган

13 апрельдә Ульяновск шәһәренең «Бердәмлек» китапханәсендә «Татар кызы» төбәк бәйгесенең интеллектуаль һәм сөйләм осталыгы этабы узды. Интеллектуаль этапны «Идел» яшьләр үзәгеннән Фәйрүзә Мөхәммәтвәлиева оештырган. Бу хакта «Сембер мирасы» яшьләр оешмасы пиар-менеджеры Диана Вахитовага сылтама белән tatar73.

ru яза.

Программа татар хатын-кызлары арасыннан беренче математик Сара Шакулова турында лекция белән башланган, аны Фәйрүзә Мөхәммәтвәлиева укыган. Лекциядән соң катнашучылар замана кызларының җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге роле турында сөйләшкән, үз фикерләре белән уртаклашкан.

Бәйгедә катнашучы һәр кыз үзен илһамландырган күренекле татар хатын-кызы турында презентация һәм доклад тәкъдим иткән.

Соңыннан татар халкы тарихына, әдәбиятына һәм мәдәниятенә багышланган интеллектуаль викторина этабы булган. Катнашучылар киң белемнәрен һәм эрудицияләрен күрсәтеп, югары баллар җыйган.

Интеллектуаль этапта Назлыгөл Мистякова җиңгән.

Катнашучыларга сөйләм осталыгын үстерергә «Сөйләм осталыгы мәктәбе» укытучысы Нурия Туркова ярдәм иткән.

Бәйгедә катнашучы кызларга жюри – №17 китапханәдән Гөлфия Сәмигуллина, Аксаков китапханәсеннән Марсель Әхмәтҗанов, «Сембер мирасы»ннан Гөлназ Бәхтиярова һәм Фәйрүзә Мөхәммәтвәлиева бәя биргән.

Бәйге финалы 20 апрельдә узачак.

Ссылка на первоисточник
наверх