Әлмәттән «Айгыр» тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Илнар Сибгатуллин «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында музыкаль бәйгенең фатирнигында катнашты. Музыкант татарча рэпны үстерергә хыяллануын әйтте.
«Татар рэперлары бар, ләкин аларны кешегә тәкъдим итү мөмкинлеге юк. Татарча рэп та бар, аны бары тик үстереп, иҗат итеп, кешегә күрсәтергә тырышырга кирәк.
Шул максат белән музыкаль бәйгедә катнаштым. Татар рэпы булсын, ул яшәргә тиеш, минемчә. Татар рэпы танылырга, яңгырарга лаеклы», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.Ул «Иттифак» төркеме чыгышларын бары тик видео язмалардан гына караганын әйтте. «Тере чыгышларын күрмәдем, ул вакытта әле мин кечкенә идем. Алар – бер дулкын, кызганыч, хәзер инде чыгыш ясамыйлар. Хәзер без – икенче, яңа дулкын буларак килербез», - дигән өметтә.
«Кечкенәдән үк рэп тыңлап үстем. Баштан инглиз телендә, 2015 елда кызыклы альбомнар чыккач, русча рэплар белән дә кызыксынып киттем. Аннан соң, бер дустым «Иттифак» татар төркеме барлыгын әйтте. Шуннан, татарча рэп белән таныштым, аны бер күренеш буларак кабул иттем», - диде Илнар Сибгатуллин.
2021 елда ул «Сәләт – Биләр» каласы аланы директоры итеп билгеләнгән. «Үземнең аланыма җыр язарга таныш кешеләр таба алмадым. Шуннан, татар телендә рэп иҗат итәргә мәҗбүр булдым. Тимур Тарасов белән чыгыш ясадык, икебез җыр булдырдык. Халык ошатты, шәп килеп чыкты. Сәләтем бар икән, нигә әле моны дәвам итмәскә, дигән фикергә килдем. Үзеннән-үзе башланып китте. Менә инде ике ел тирәсе үзем өчен җырлар язам», - дип сөйләде музыкант.
«Зур планнар юк, әмма хыяллар бар. Хыялым – төрле кешеләр белән мөмкин булганча күбрәк коллаборацияләр ясау. Үзең кызыклы әйбер булдырмасаң, беркемнең дә синең белән эшләргә теләге тумас. Максатым – сәләтемне арттырып, төрле кызыклы татар башкаручылары белән җырлар язу, башкару», - диде ул.
-
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе 26 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы янында була. «Мин татарча сөйләшәм»нең төп сәхнәсендә чыгыш ясар өчен финалистларны сайлап алачаклар.
Свежие комментарии