На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Свердловск өлкәсе буенча гастрольдән кайтты

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Бөек Җиңү – Бөек халык!» программасы белән Свердловск өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясады.

«Бер атна эчендә коллектив Красноуфимск, Березово, Первоуральск, Ревда, Асбест калаларында һәм Аракай авылында булды. Сәфәрләрен Түбән Тагилда тәмамлады», дип хәбәр итә коллективның матбугат үзәге.

«Әлеге концертны башыннан ахырына кадәр икенче тапкыр карыйм һәм безнең өчен газиз ансамбльгә әверелгән коллективка сокланып туя алмыйм. Аңа халыкка югары сәнгатьне җиткергәне өчен рәхмәт белдерәм. Дөресен генә әйткәндә, күптән татар спектакльләрен күрсәткәнебез юк иде, төзәлергә вәгъдә итәм. Ә сездән, кадерле тамашачылар, чакырылган коллективларны бүгенге кебек җылы каршы алуыгызны сорыйм», - дигән Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле киңәшчесе, Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Фәвия Сафиуллина концерттан соң.

ТР Дәүләт ансамбленең һәр чыгышы көчле алкышларга күмелгән. Концерт ике сәгатьтән артык дәвам итсә дә, тамашачылар артистларны сәхнәдән җибәрергә теләмәгән. Тамашачыларның «Концерт искиткеч, хушны алырлык! Хис-кичерешләремнең бөтен палитрасын сүзләр белән җиткерү кыен. Зур рәхмәт әйтәсе һәм ТР Дәүләт ансамбле безгә ешрак килер дип өметләнәсе килә», дигән тәэсирләре белән оештыручылар.

Беренче бүлектәге «Была война» вокаль-хореографик спектаклен Красноуфимскида яшәүче туташ: «Каз тәннәре чыкты, күзгә яшь тулды. Җанны актара торган тарих!», дип бәяләгән . «Коллективка бөек хезмәтләре һәм башкарган миссияләре өчен рәхмәт белдерәм. Алар үзләренең бай мәдәниятләре белән таныштырып кына калмый, ә безгә һәм балаларыбызга якты киләчәккә ышаныч бүләк итә», — дигән Түбән Тагилда яшәүче ханым.

Свердловск өлкәсенең концерт залларында «Сорнай моңы», «Рәйхан», «Картуф», «Җомга» һәм башка бик күп җырлар яңгыраган. Традиция буенча, коллектив тамашачыларны «Борынгы кызлар биюе», «Гармун-гармун», «Джигитовка» һәм «Чыштыр» спектакльләре аша милли татар хореографиясе белән таныштырган.

  • Гастрольләр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль–концерт планы нигезендә «Без-Россия» федераль программасы ярдәмендә узды. Программа ФДБМУ РОСКОНЦЕРТ тарафыннан гамәлгә ашырыла.
  • Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова сүзләренчә, проектның төп максаты – мөмкин кадәр күбрәк халыкны милли коллективлар һәм театрлар иҗаты белән таныштыру. «Ел саен проектка яңа катнашучылар өстәлә. Шул рәвешле, безнең уникаль мәдәни традицияләр, музыка һәм театр мәктәпләре сакланып кына калмый, ә бөтен Россия буйлап үз тамашачысын да таба», - дип саный ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх