На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Новак: СИБУР һәм ТАИФның кушылуы Россия нефть химиясенең дөньядагы позициясен ныгытты

Вице-премьер Александр Новак белдергәнчә, нефть химиясе тармагындагы зур компанияләр – СИБУР һәм ТАИФның кушылуы тышкы басым шартларында Россия нефть химиясе индустриясенең тотрыклылыгын шактый арттырырга мөмкинлек бирде. Ул билгеләп үткәнчә, санкцион һәм икътисади сынауларга да карамастан, СИБУР шул исәптән Татарстан территориясендә дә масштаблы инвестицион программаны гамәлгә ашыруын дәвам итә.

«СИБУР махсус химия продукциясе һәм катализаторлар эшләп чыгару буенча яңа проектларны гамәлгә ашырырга кереште, алар Россия нефть һәм газ химиясенең тышкы базарлардагы көндәшлеккә сәләтлелеген ныгытырга тиеш», - дип искәртте Новак «Коммерсант» басмасы өчен биргән аңлатмаларда.

Компания проектларының гомуми бәясе 1,7 триллион сумнан артып китә, шуның 600 миллиард сумга якыны Татарстандагы проектларга туры килә. Төп проектларның берсе – Казанда яңа фәнни-технологик үзәк төзү, ул заманча синтетик материаллар өлкәсендә төп позицияләрне үзебезнекенә алыштыру һәм дөнья базарында Россия позицияләрен ныгытуга юнәлдереләчәк.

Шул рәвешле, Новак сүзләренчә, СИБУР һәм ТАИФның кушылуы, тотрыклылыгын һәм халыкара көндәшлеккә сәләтлелеген арттырып, Россия нефть химиясе тармагы үсеше өчен мөһим адым булды.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх