Ураза бәйрәме уңаеннан Казанның «Мәрҗани» мәчетендә узган төп намазда үзенчәлекле проект тормышка ашырылды. Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан милли музеена мөрәҗәгате нигезендә, «Әл-Мәрҗани» мәчетендә 1850-1889 елларда хезмәт иткән күренекле дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең хөтбә таягы вәгазь вакытында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга тапшырылды.
Әлеге уникаль экспонат, Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен таякны кулына тотып укысын өчен, вакытлыча бирелеп торылды һәм соңыннан музейга кире кайтарылды.Дин белгече, мәгърифәтче, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең таягы һәм башка шәхси әйберләре бүгенге көндә ТР Милли музеенда саклана.
«Бу таякны кайвакыт махсус күргәзмәләрдә генә күрергә мөмкин. Милли музей экспозициясендә галимнең башка әйберләре дә бар, әлеге таякны Гает намазы вакытына гына алып килдек. Аны моңа кадәр мондый форматта, хөтбә өчен кулланганнары юк иде», – дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Милли музее хезмәткәре Айдар Шәйхин.
Имам Мәрҗанинең вәгазь алып бару өчен озынча таягы агачтан, башын түгәрәкләп һәм астын тимер белән каплап ясалган. Аны Ш.Мәрҗанинең оныгы – Зәйнәп Апанаева саклаган һәм 1945 елда музейга тапшырган.

ДУМ РТ, https://dumrt.ru/ru/
Бүген, 30 март Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре узды. Казанда төп гает намазын реставрацияләнгән «Мәрҗани» мәчетендә укыдылар. Мәчеттә бәйрәм намазын һәм Гает вәгазен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкләде. Ураза гаетендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Свежие комментарии