Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, Россиянең хәләл товарлары мөселман илләрендәге җитештерү стандартларына туры килми, шул сәбәпле Диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча Комитетына башка мөселман илләрендә аккредитация узарга туры килә. Бу хакта ул «Казан Экспо» үзәгендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең IX корылтаенда белдерде.
«Узган хисап чорында Комитет Россиянең хәләл җитештерүчеләре өчен яңа экспорт базарларын да ачты. Билгеле булганча, Россиянең хәләл товарлары мөселман илләрендәге җитештерү стандартларына туры килми, шуңа күрә Нәзарәтнең хәләл Комитеты үзенең сертификатын чит илләрдә рәсми рәвештә таныту өстендә эшләде. Нәтиҗәдә Комитет Gulf Accreditation Centre үзәгендә аккредитацияләнде һәм Татарстанның хәләл җитештерүчеләренә Фарсы култыгы илләрендә экспорт мөмкинлекләрен ачты», – диде ул.
Мөфти күптән түгел генә Татарстанның хәләл товарларын сату өчен тагын бер континент ачылуы турында да әйтте.
«Комитет Көньяк Африка республикасында SANHA оешмасында да аккредитация узды. Ягъни Татарстанның хәләл товарларын сату өчен тагын бер континент ачылды, дигән сүз. Шунысы мөһим: комитетта шәргый хөкемнәр ислам галимнәре һәм Казанның Технология университеты, Ветеринария академиясе, Аграр университет һәм Медуниверситет белгечләре белән берлектә чыгарыла», – диде ул.
Камил хәзрәт сүзләренчә барлык җитешсезлекләргә карамый, Диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча Комитеты Россиядә иң принципаль һәм таләпчән сертификатлаштыру оешмасы булып кала бирә.
«Сәламәт булу өчен, мөселманга дөрес хәләл туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше кирәк. Нәзарәтнең хәләл стандарты буенча Комитеты Россиядә иң принципаль һәм таләпчән сертификатлаштыру оешмасы булып кала бирә. Үткән дүрт елда Комитет 317 оешмада хәләл җитештерүне тәэмин итеп торды. Алар арасында ризык җитештерүчеләр дә, рестораннар да, медицина үзәкләре дә, косметика һәм көнкүреш химиясе продуктларын җитештерүчеләр дә бар», – диде Камил хәзрәт.
Свежие комментарии