На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

«Әкият» курчак театрында «Шомбай fest» халыкара курчак театрлары фестивале ачылды

«Әкият» курчак театрында «Шомбай fest» халыкара курчак театрлары фестиваленең ачылу тантанасы театрны «Алтын битлек» премиясе белән котлаудан башланды.

«Кадерле дуслар, сезне шушы искиткеч фестивальдә сәламләргә рөхсәт итегез. Театрны һәм аның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевны зур казанышы белән котлыйм!

» – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

«Курчак театры үзе бер уникаль дөнья, анда гаҗәеп кешеләр эшли. Әлбәттә, курчак театры дигәндә башта балалар өчен тамаша форматы күз алдына килә. Мин әле дә «Кәрлә – мәктәп баласы» спектаклен караганымны хәтерлим. Хәзер инде өлкәннәр өчен спектакльләр дә популяр», - дип сөйләде ул.

Ленар Хәкимҗанов фестиваль кунакларына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Казанның бөтен матурлыгын күрергә чакырды.

Катнашучылар жюри әгъзалары - Мәскәү Күләгәләр театрының баш рәссамы Виктор Платоновны, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесенең киңәшчесе, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламовны, Александр театры артисты, режиссер Андрей Калининны, театр тәнкыйтьчесе Наталия Райтаровскаяны, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Дмитрий Тумановны сәламләде.

Оештыручылар фестивальнең мәдәни күзәтчеләрен дә тәкъдим итте. Спектакльләрне Айрат Бик-Булатов, Рузилә Мөхәммәтова, Дмитрий Пивоваров, Елена Шевченко, Ольга Юхновская карап «Мәдәни күзәтчеләр премиясен» тапшырачаклар.

«Безнең ничә айлар әзерлегебез нәтиҗәсе буларак нәкъ шушы составта жюрины, мәдәни күзәтчеләрне һәм театрларны җыя алдык. Сүзләремә ышаныгыз – безнең тамашачы бик рәхмәтле . Курчак театрын алар бик ярата», - диде «Әкият» курчак театрының һәм фестивальнең сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

«Бу фестиваль һәрберегез өчен бәйрәм булсын иде. Без программаны сез спектакльләрне дә карый алырлык һәм Казан белән танышырга да вакыт калырлык итеп төзергә тырыштык. Ял итегез, безнең шәһәребезне күреп ләззәт алыгыз», – диде ул.

Илгиз Зәйниев фестивальне үткәрү мөмкинлеге өчен Мәдәният министрлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фестиваль ачылу тантанасында кунакларны милли ризыклар – чәкчәк, өчпочмак, кош теле белән сыйладылар.

Фестиваль программасы Чуваш дәүләт курчак театрының Алексанлр Болдинов пьесасы нигезендә куелган «Мәрхәмәтле йөрәк турында әкият»е белән башланып китте.

Бүген программада Владимир өлкә театрының Павел Бажов әкияте буенча куелган «Синюшкин колодец» спектакле. Аны артистлар 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә тәкъдим итәчәк.

15.30 һәм 18.30 сәгатьләрдә Рязань дәүләт өлкә курчак театры Борис Шергин әсәре буенча куелган «Золочёные лбы» спектаклен күрсәтә.

Фестиваль программасы 1 июльдә Азәрбәйҗан Марионеткалар театры спектакле белән төгәлләнә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх