Бүген, 26 июньдә, Татарстанда салкын һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава, яңгыр явуы фаразлана. Казанда явым-төшем ихтималы аз.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исәчәк, урыны белән аның тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында 14 метрга кадәр).
Көндезге сәгатьләрдә төбәк территориясендә һава 17-22 градуска кадәр җылыначак (Казанда +19..+21 градуска кадәр).
Свежие комментарии