На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Камил хәзрәт Сәмигуллин Республикакүләм ифтар турында: Бу күренешкә сөенергә кирәктер

Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган XIII Республикакүләм ифтардан соң Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин журналистлар белән аралашты һәм чарага кагылышлы сорауларга җавапларын бирде.

«Барыгызны да изге Рамазан ае белән тәбриклим. Ифтар оешкан төстә үтте. Барлыгы 800 волонтёр биредә хезмәт куйды.

Тулаем алганда 13 мең кешелек порция әзерләнде. Оештыручыларга рәхмәт белдерәм. Съезд да бүген булгач, монда 1500 имам җыелды. Әлбәттә, халык күбрәк булды, әмма бу күренешкә сөенергә кирәктер», — дип ассызыклады мөфти.

  • Оештыручылар әйтүенчә, ифтардагы бер ланч-бокс 750 сумга төшкән. Ике павильонда 21 000 кв.м. ковролин җәелгән, авыз ачу өчен 2 100 өстәл куелган. Ризык әзерләү өчен 3 тонна ит, 800 кг карабодай, 4 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җимеш, 13 000 данә чәк-чәк, 400 кг кәнфит сатып алынган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх