На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

XIII республика ифтарында 13 мең мөселман бергә ахшам намазын укыды һәм авыз ачты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм 13 мең мөселман бергә ахшам намазын укыды һәм авыз ачты.

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII республика ифтары уза. Аның алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең IX Корылтае булды, анда Татарстанның мөфтие һәм баш казые яңадан сайланды.

Исегезгә төшерик, 13нче республика ифтарына Татарстанның төрле почмакларыннан килгән дин тотучылар, югары дәрәҗәле җитәкчеләр, махсус хәрби операция катнашучылары, шулай ук танылган дини, иҗтимагый, мәдәни һәм дәүләт эшлеклеләре җыелды, дип хәбәр итте ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Республика ифтарының программасы 15:00 сәгатьтә «Казан Экспо» фойесында башланып китте. Биредә катнашучыларны мөселманнарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә һәм махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итүгә керткән өлеше турында зур экспозиция каршы алды. Моннан тыш, фойеда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең казанышлары күргәзмәсе оештырылган иде.

16:45 сәгатьтә күмәк намаз уку өчен җиһазландырылган 2 номерлы павильонда сәхнә программасы башланды: мәшһүр татар хәзрәтләре Рамазан аеның фазыйләтләре һәм Туган илгә карата мәхәббәт темасына вәгазьләр укыды, мөселман җырлары – мөнәҗәтләр башкарылды.

Авыз ачу өстәлләре 3 номерлы павильонда урнаштырылган иде. Биредә ифтар кунакларын ланч-боксларга салып әзерләп куелган ризыклар көтә иде. Менюга ит белән карабодай, киптерелгән җимешләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, су, камыр ризыклары һәм татлы тәм-томнар кергән.

Ссылка на первоисточник
наверх