На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...
  • leonid
    Моя твоя не понимает. Переводите на русский.Россия Герое Рәси...
  • Михаил Васильев
    У нас государственный язык русский!Усманов Икътисади...

Башкортстанда «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлар оешмасы Кояш торгынлыгы көнен бәйрәм иткән

Башкортстанның Кушнаренко районындагы Түбән Сәет авылында кояш торгынлыгына багышланган чара узды. Благовар районындагы «Сәхипҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиле, шагыйрә Рәхилә Биглова чара матур үтте дип саный.

«Искитмәле, матур чара булды. Шулхәтле оешкан төстә үтте. Монда чын-чыннан Башкортстанның йөзек-кашлары булган ханымнар катнашты.

Җанлы аралашу, киңәшләшү, фикерләр уртаклашу булды», — дип сөйләде Рәхилә Биглова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чара Түбән Сәеттәге 55нче географик координаталар – 55 нче параллель белән 55нче меридиан кисешкән туристик җирдә булды. Аны авылның мәдәни оештыручысы, композитор Резида Сабитова үткәрде. Чарада шулай ук билгеле шагыйрә, БР атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы Дилә Булгакова катнашты.

  • 55нче географик координаталар – 55 нче параллель белән 55нче меридиан кисешкән урында – Башкортстанның Кушнаренко районының Түбән Сәет авылыннан ерак түгел бу җирне билгеләгән мачта, стелла да куелган. Нинди урын икәне дә язылган. Кушнаренко халкы бу урынны «Җирнең кендеге» дип тә атый.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх