На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Борис Сторублевцев
    а перевод будет???Илгиз Халиков Тел...
  • Юрий Ded
    Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...

Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көнендә республика киңәшмәсен бер минут тынлык белән башлады

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика киңәшмәсен бер минут тынлык белән башлады. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бүген барлык шәһәрләрдә һәм районнарда истәлекле чаралар уза. Питрәч районының Әлбәдән авылында Советлар Союзы Герое, Брест ныгытмасын саклаучы Петр Гавриловның туган җирендә бүген-иртәгә «Әлбәдән-2024» VI бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале узачак. Чара үзен иң колачлыларның берсе буларак танытты.

Кунаклар һәм тамашачылар күп булачак - 14 меңгә кадәр кеше көтелә. Фестиваль тарихи хәтерне саклауга һәм патриотик тәрбиягә юнәлдерелгән», - диде ТР Рәисе.

Ул барлык чараларны, югары дәрәҗәдә оештырып, иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар биреп, уздырырга кушты, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх