Җәйге каникулларда Татарстанда 844 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда ял итү озынлыгы – 21 көн. Аларга 55,9 меңнән артык бала йөрер дип көтелә. Моннан тыш, 624 бала өчен җиде көнлек көндезге 16 лагерь һәм 11,3 мең балигъ булмаган бала өчен 601 хезмәт һәм ял лагере ачылачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
«20 меңнән артык баланы үз эченә алган беренче 225 мәктәп яны лагере һәм 3,3 меңнән артык балигъ булмаган баланы үз эченә алган 218 хезмәт һәм ял лагере 26 майда Казанда, Чаллыда, Баулы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында ачылачак», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Барлык мәктәп яны лагерьларында «Россия бөркетләре берлеге» тематик профильле сменалар оештырылачак. Хезмәт һәм ял лагерьларында «Беренчеләр хәрәкәте» профильле сменалары узачак.
Смена программаларына балаларның юл-транспорт травматизмын, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау чаралары кертелгән,
Свежие комментарии