На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...

Роспотребнадзор: Иң күп суррогат алкоголь эчеп үлүчеләр Кайбыч районында булган

Былтыр иң күп суррогат алкоголь эчеп үлүчеләр Кайбыч районында булуын Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең киңәйтелгән утырышында әйтте.

«Былтыр Татарстанда алкоголь белән агуланудан 562 кеше зыян күргән, 213 ватандашыбыз бу сәбәпле дөнья белән хушлашкан.

Иң күп суррогат алкоголь эчеп үлүчеләр Кайбыч районында булган – 100 мең кешегә 39,6. Шулай ук Тәтеш — 34,9, Әгерҗе – 28,8 һәм Апас районнарында — 26,6 очрак теркәлгән. Татарстанда алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны уртача 100 мең кешегә 6,2 очрак туры килә», – дип сөйләде Юлия Булатова.

Шулай ук утырышта билгеле булганча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы һәм башка ведомстволар белән берлектә 67,5 мең литр спирт, алкоголь суррогаты һәм самогон конфискацияләгәннәр.

  • Дәүләт алкоголь инспекциясендә хәбәр итүләренчә, Татарстан прокуратурасы таләбе буенча бер ел эчендә сыраны ваклап сатучы компанияләрдә планнан тыш 95 тикшерү уздырылган. Хокук бозулар 56 хуҗалык субъектында ачыкланган һәм 800 литрга якын алкоголь продукциясе конфискацияләнгән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх