Бүген Казанның «Апанай» мәчете һәм мәдрәсәсе янәшәсендә Ураза гаете уңаеннан оештырылган бәйрәмгә Башкортстаннан килүчеләр дә бар иде. Башкортстан журналистлары остазы, татар журналисты һәм танылган әдип Әгъдәл Низаевның тормыш иптәше Сәмига Низаева чара турында фикерләре белән уртаклашты.
«Бик матур бәйрәмне тамаша кылдык.
«Апанай»лылар зур эшләр башкара. Моңа үзем дә бүген инандым. Соклангыч чыгышлары белән осталыкларын исбатладылар. Балаларның, яшь кенә егет-кызларның мөнәҗәт әйтүләре аеруча күңелгә хуш килде. Ошады. Димәк, бала-чаганы да иманлы, дингә карата хөрмәт белән тәрбияләүгә олы игътибар бирелә монда. Шәһәр халкы өчен дә, Казан кунакларына да шаккатмалы күңелле чара оештырылган. Бу мәчетнең, мәдрәсәнең тәҗрибәсен үрнәк итеп алырлык. Мондый чаралар һәр иман йортында үткәрелсен! Ватандашларны Ураза бәйрәме белән котлыйм», — дип ассызыклады Сәмига Низаева.Әңгәмәдәш шулай ук, әлеге бәйрәмгә бәйле гаилә традицияләрен дә сөйләде.
«Мин Гает иртәсендә тәбикмәкләр пешерәм, гадәттә. Балаларым, оныкларым белән җыелабыз. Күпсанлы туганнар, дуслар да килеп котлый. Ураза һәм Корбан гаетләре — ул дини генә түгел, ә чын-чыннан гаилә бәйрәмнәре булырга тиеш, дип саныйм. Бу бит якыннар белән җыелу, ихлас аралашулар өчен дә бер форсат. Мин уйлавымча, һәр хатын-кыз өчен тәүге чиратта — гаилә. Шуңа күрә дә, бәйрәмнәрнең дә гаилә белән үтүе рәхәт һәм күңелле. Һәркем өчен шулай булсын ул», — диде ул.
- Шулай ук Сәмига Низаева «Апанай» мәчете каршындагы «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәгенең матбугат хезмәте җитәкчесе, журналистика ветераны Гөлнирә Абдрахманованың да вакытлы матбугат вәкилләре белән эшен югары бәяләде һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Свежие комментарии