На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Зәйдә чаңгы ярышлары буенча Татарстан беренчелеге башланды

Зәй районының «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан беренчелеген ачу тантанасы булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Адилә Борһанова яза.

Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Саба, Сарман, Минзәлә, Менделеевск, Тукай, Ютазы районнарыннан, Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән, Казан Олимпия резервы училищесыннан чаңгычылар үз көчләрен сынарга килгән.

Зәй командасын югары әзерлекле спортчылар тәкъдим итте.

Ачылышта район башлыгы Разиф Кәримов Зәйдә спорт тармагы яхшы үсеш алуын һәм балаларга кечкенәдән күп кенә спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, шәһәр һәм район танылган спортчылар белән дан тотуын да әйтте ул.

«Табигатьнең начар һава торышы юк, диләр. «Ялта-Зәй» үзәге җитәкчелегенә чаңгы трассасын яхшы әзерләгәннәре өчен зур рәхмәт, ә ярышларда катнашучыларга зәйлеләр исеменнән һәм шәхсән үземнән җиңү телим», - диде Разиф Кәримов.

Катнашучыларны чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Президиум әгъзасы Эдуард Галиев сәламләде. «Кадерле катнашучылар, бу ярышлар әлеге яшь буенча (17-18 яшь) Россия беренчелегенә сайлап алу ярышлары булып тора, ә Идел буе федераль округы беренчелеге биредә, «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә узачак. Барыгызга да уңышлы стартлар, якты җиңүләр һәм республика җыелма командасының югарырак ярышларда намус белән чыгыш ясавын телим», - диде ул.

Чаңгы ярышлары буенча беренчелекне ачуда шулай ук район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, «Ялта-Зәй» үзәге директоры Белла Огурцова катнашты.

Ачылышта шулай ук илле елдан артык тренер булып эшләгән Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Геннадий Михайлович Шеблов билгеләп үтелде.

Традиция буенча хөрмәт йөзеннән командаларга чәкчәк тапшырылды.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх