На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Миңнеханов Казанның ике предприятиесенә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исемен бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның ике сәнәгать оешмасына «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» республика исемен бирү карарын имзалады . Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Югары исемгә «Челтәр компаниясе» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Казан электр челтәрләре» һәм Б.И.

Тихомиров исемендәге «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте лаек булды.

Предприятиеләрне бүләкләү карары Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән зур өлешләре, 1941-1945 елларда хәрби һәм граждан продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин иткән хезмәткәрләрнең массакүләм хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен кабул ителде.

«Хезмәт батырлыгы предприятиесе.1941-1945 еллар» – сугыш елларында илнең оборона-сәнәгать потенциалын үстерүгә һәм гомуми җиңүгә зур өлеш керткән коллективларның казанышларын тану формасы.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх