На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
  • Владимир Соловьев
    ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Зәйдән хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм илттеләр

Зәйдән махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне Кораллы көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов белән Эркин Касыймов озата барды. Алар Донецк юнәлешендә хезмәт итүче якташлар янында булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Хәрбиләргә мич-буржуйкалар, инструментлары, изолон, тактик сумкалар, газ баллоннары һәм башка бик күп кирәкле әйберләр алып барганнар.

Салкыннар башлана. Егетләр өчен мич-буржуйкалар, газ баллоннары бик кирәк. Мичләр өчен материаллар белән һәм аларны ясауда Владимир Долгов, Константин Бабин, Артем Уразайкин, Рамил Галиуллин ярдәм иткән. Николай Токранов 5 тартма газ баллоннары алып җибәргән.

«Гуманитар ярдәмне җыюда бу юлы да район халкы активлык күрсәтте. Буржуйка мичләр ясауда булышлык итүчеләргә 430нчы полк командованиесе Рәхмәт хатлары җибәрде. Алар үзләренә ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтле. Эшмәкәр Вадим Иванов һәрвакыт егетләргә кирәкле әйберләрне алып җибәрүдә зур ташламалар ясый. «Зәй урманчылыгы» ранецлы урман сиптергечләр җибәрде. Барысы да җиңү өчен, егетләребезнең исән-имин кайтуы өчен!» – ди Валентин Атласов.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх