На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Миңнеханов: Нефть-газ сегменты – безнең республика икътисадының нигезе

Республикада фәнни-технологик үсеш елына багышланган Татарстан нефть-газ химиясе форумы югары дәрәҗәдә узды. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә әйтте.

«Нефть-газ химиясе форумын югары дәрәҗәдә уздырдык. Ул Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган иде.

Бик яхшы эшләдек дип саныйм», – диде республика җитәкчесе.

Ул 1 сентябрьдә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне дә билгеләп үтелүе турында искәртте.

«Нефть-газ сегменты – безнең республика икътисадының нигезе. Без аларга республиканың мул тормышына керткән өлешләре өчен бик рәхмәтле», – диде ТР Рәисе.

Ул республикада нефть һәм газ чыгару тармагында 20дән артык район мәшгуль булуын искәртте һәм аларның эшен билгеләп үтте.

Ссылка на первоисточник
наверх