На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«Бердәмлек» газетасы: Бүгенге көндә Самара өлкәсендә 157 милләт халыклары яши

Самарада чыгучы «Бердәмлек» газетасында Зәлия Динмөхәммәтованың «Тынычлык, дуслык, бердәмлек – төрле халыкларның бәхет нигезе» дигән язмасы чыккан. Анда Самарада Халыклар дуслыгына багышланган бәйрәм турында сүз бара.

«Ул Шәһәр көне белән бер көнне билгеләп үтелде. Кунаклар, төрле милләтләрнең йолаларын карап, моңлы җырлар тыңлап, дәртле биюләрдән ләззәтләнеп, әйлән-бәйләндә, милли уеннарда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Кояшлы җылы көнне 20 милли йорттан һәм 12 гектарлык ял итү зонасыннан торган этнопаркта бик күп халык җыелды. Һәр йорттан милли җыр-моңнар яңгырап торды, кешеләр бер-берсе белән елмаеп, шатланып аралаштылар. Һәр йортка кереп, Самара өлкәсе халыкларының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышырга мөмкин иде.

Төрле милләтләрнең дус, бердәм мохитта яшәүләре нинди күркәм күренеш! Бәйрәмдә үзеңне шундый уңай, рәхәт хис итәсең ки, күңелләр күтәрелеп китә. Ә тирә-якта матур костюмнарга киенгән, шау-гөр килгән балалар чараны тагын да ямьләндереп җибәрә.

Бәйрәм башланганчы без башкорт өендә кунак булдык. Барлык йортлар буенча экскурсия уздыручы, Самара шәһәренең «Корылтай» башкортлар оешмасы рәисе Камилә Сизякова безне үз халкының көнкүреше, мәдәнияте белән таныштырды. Шулай ук ул граф Лев Толстойның, безнең җирләргә килеп, башкорт авылында кымыз белән дәвалануы турында сөйләде. Илебездә зур абруйга ия булган Лев Толстой соңрак, куркыныч ачлык елларында, Самара төбәгендә авыл хуҗалыгын саклап калуда ярдәмен иткән икән.

Минем карт әтәем һәм нәнәем – башкортлар, шуңа күрә мин биредә үземне әби-бабам өендә кебек хис иттем. Дивардагы шушындый ук борынгы сәгать телләре сугуы бөтен өйне яңгырата иде.

Ә урамга чыгар алдыннан мондый көзге каршында бөтерелә торган идем. Менә шундый сандыкларда исә әби-бабам кыйммәтле әйберләр һәм «Ыргыз» газетасының һәр санын саклыйлар иде. Әйе, башкорт йортындагы һәр экспонат мине балачакка кайтарды.

Наполеон Россия империясенә һөҗүм иткәч, кыю башкорт сугышчыларының калмыклар белән бергә аларга каршы күрсәткән батырлыклары турында да сөйләп үтте Камилә Сизякова. Ә элек «Ләйсән» башкорт ансамбле эшчәнлегендә катнашкан Рамия Гарифова бу көнне йорт хуҗабикәсенә кунакларны каршы алырга булышты һәм аларга милли бию бүләк итте.

Янәшәдә үк татар йорты урнашкан. Аның хуҗабикәсе Асия апа Әхмәтова үзенә ышанып тапшырылган хуҗалыкны тулы тәртиптә тота. Хәтта ул биредә яши дигән тәэсир барлыкка килә. Капкадан керүгә үк, үзеңне элеккеге елларга эләккәндәй хис итәсең.Татар йортында кунакларны каршы алуда «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте президенты Илья Шәкүров, оешманың директоры Гүзәл Рамазанова, «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле артистлары катнаштылар.

Бүгенге көндә Самара өлкәсендә 157 милләт халыклары яши. Бу төбәгебезнең төп мирасы. Күпмилләтле һәм күпконфессияле регионыбызда бай мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары булган милләтләрнең үзара тату яшәүләре белән горурланабыз. Тынычлык, дуслык, бердәмлек төрле халыкларның бәхет нигезе булып тора.

Менә бәйрәм башланып китте. Милли киемнәргә киенгән төрле халык вәкилләре, парк капкасы янында кунакларны каршы алып, аларга төрле телләрдә сәлам бирделәр. Мин: «Исәнмесез!» – дип, кулымдагы чәкчәкне авыз итәргә чакырдым. Шул вакытта янәшәмдә башка телләрдә дә сәламләү сүзләре яңгырады: «Һаумыһығыҙ!», «Камарджоба!», «Ассалямалейкум!», «Сывлӑх сунатӑп!», «Шумбрат!», «Салеметсiз бе!».

Һәр йортта кешеләрне төрлечә кунак иттеләр. Без, татарлар, кече Сабан туен үткәрергә булдык. Безгә кергән халык белән бергәләп биедек, җырладык, «Түгәрәк уен», «Гөрләвек» уены оештырдык. Аякка капчык киеп, авызга йомырка салынган кашык кабып, иңнәргә көянтә куеп йөгерү ярышларын да уздырдык. Ә «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесе Рәшит Гыйззәтуллин искиткеч дәртле бию башкарды.

Татар йорты яныннан узып баручылар, туктап, безнең белән бергә халык уеннарында катнашмыйча булдыра алмадылар. Без әти-әниләребез яшьлегенә эләккәндәй булдык. Алар шулай татар пятачокларында күңел ачканнар бит.

Татар йорты турында аерым сөйләп үтәргә телим. Өй уртасында авыл миче басып тора. Балачагымда салкын көннәрдә мин шундый мич янында җылына идем. Ә аңарда берәр нәрсә пешергәндә хуш исләр бөтен йортка тарала иде. Әбием мичтә искитәрлек тәмле ипи, алма пирогы пешерә, зур бәлеш сала торган иде.

Этнопарктагы татар өендә ниләр генә юк – Коръән китабы, намазлык, чигелгән битъяулыклар, тере гөлләр, борынгы сервиз, касәләр, агач кашыклар, кулдан тукылган келәмнәр. Тәрәзәләргә чигелгән пәрдәләр эленгән, өстәлдә чигелгән эскәтер. Мендәрләр челтәрле япмалар белән капланган, сәкегә төрле төстәге җәймә җәелгән.

Йортта арба тора. Әйтерсең лә атны яңа гына туарганнар да ул чишмәгә су эчәргә киткән. Без боларның барысын да яхшы хәтерлибез, ә менә балаларыбыз бу турыда белми дә. Халкыбызның бай мирасын аларга да җиткерергә иде бит. Ә моның өчен безгә бүген үк бар көчебезне куярга кирәк.

Шушы мәкаләм аша татар яисә башкорт булуы белән горурланып яшәүче, үз гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче, туган телен, мәдәниятен саклап калырга теләүче кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Әйдәгез, этнопарктагы йортларыбызга булышлык күрсәтик. Асия апа, Камилә апа кебек шәхесләр ярдәмендә анда барысы да бик әйбәт, әмма эш җитәрлек әле. Киләсе ел язында койманы буярга, нәрсәне тагын да яхшыртырга кирәклеген карарга иде. Бу безнең тарихыбыз, безнең җиребез, безнең мирасыбыз һәм горурлыгыбыз бит. Биредә һәркемне шатланып каршы алалар. Рәхим итегез!»

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх