Мөслим районы Баланлы авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтер, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев белән очрашу кичәсе уздырганнар. Бу хакта «Мөслим-информ» сайтында Гөлназ Җәлилова яза.
Рүзәл чарага үзенең иҗат коллективы белән килгән иде. Авыл халкы өчен бик тирән мәгънәгә ия очрашу булды ул.
Егетләр баян һәм гитарага кушылып борынгы җырларны башкарды, Рүзәл үзенең шигырьләрен укыды, махсус хәрби операция барган җирләрдә кичергән хисләре белән бүлеште, улларын югалткан әти-әниләргә йөрәк түреннән чыккан шигырьләрен укыды, яңа чыккан китабын бүләк итте.Авылның имамы Җәмил хәзрәт Рүзәлгә изге Коръән китабын тапшырды.
«Без алар белән бергә җырладыкта, хисләргә бирелеп еладык та, безнең өчен бик кирәкле, файдалы очрашу булды», - дип хәбәр итә Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова.
Свежие комментарии